23 август көнне Җәлилдә "Мәдәни мохит"проекты кысаларында чираттагы чаралар узды.
Бу кичтә дендропарк балалар көлүе белән тулды,моның сәбәбе-балалар өчен үткәрелгән күңел ачу программасы һәм мастер-класслар.
Сәнгать мәктәбе укытучылары топиарий-декоратив агач һәм "Слоник"фетр уенчыклары әзерләү буенча мастер-класслар үткәрделәр.
Катнашучыларны төрле техникадагы эшләр белән таныштырдылар. Балалар һәм аларның әти-әниләре үз куллары белән уеесыклар ясадылар ,ә аннары аларны алдан әзерләнгән яфраклар, чәчәкләр , стразалар һәм башка декоратив элементлар белән бизәделәр . Балалар дәрестән бик канәгать калдылар, ата-аналар ярдәмендә булачак уенчыкларның детальләрен һәм топиарийны тоташтырдылар, шул ук вакытта үз эшләнмәләрен кемгә бүләк итәчәген уйладылар.
Мастер-класслардан соң " Хуш, җәй!"күңел ачу программасы башланды.
Балалар биеделәр һәм аниматор белән уйнадылар.Балалар үзләренең иҗади мөмкинлекләрен,җитезлекләрен һәм зирәклекләрен күрсәттеләр. Барысы да бик күп уңай эмоцияләр алдылар!