Җәлилдә "Мәдәни мохит

2019 елның 25 августы, якшәмбе

24 август көнне Җәлилдә "Мәдәни мохит"проекты кысаларында чаралар узды.

Күңел ачу программасы һәрвакыттагыча бик күңелле булды. Бу юлы чара Җәлил балалар сәнгать мәктәбе укытучылары оштырган мастер-класстан башланды.  Әлеге мастер-класс "Мәдәни мохит"проекты кысаларында узган иҗади очрашулар циклында йомгаклау өлеше булды.Шуңа күрә, бу юлы балаларның "Татнефть" ГАҖ адресына бу проектны үткәрүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләре язылган плакатлар ясаулары гаҗәп түгел. Буяулар һәм кул астындагы материаллар ярдәмендә һәр катнашучы үз рәсемен ясый алды. Балалар җәй буе төрле мастер-классларда катнаштылар һәм укытучылар белән берлектә үткән дәресләрдән сокландылар. Балалар үткәрелгән чаралар өчен рәхмәт сүзләрен белдерделәр.

Бераз соңрак биюче яшьләр һәм бию сөючеләр, бер-берсе белән батлларда көч сынашып, мастер-классларда өйрәнер өчен, мәдәният сарае янына "Танцы улиц" фестиваленә җыелдылар. Сүз уңаеннан, быел катнашучылар чыгышларын А. Садыйкова, А.Арсланова һәм А.Цой хөкем иттеләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International