Район Советында атналык киңәшмә

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

Бүген утырышлар зур залында атналык район Советы киңәшмәсе узды, аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Беренче көн тәртибендәге «2019 елның 8 сентябрендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларны әзерләү һәм уздыру турында» гы мәсьәлә буенча район Советы Аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев чыгыш ясады.

Район территориясендә үзмәшгуль гражданнарны теркәү барышы турында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлнара Галимова сөйләде.

«2020 елда Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү турында» гы өченче мәсьәлә буенча сүз статистика бүлеге башлыгы Сиринә Чуркинага бирелде.

Аннан соң киңәшмәдә катнашучыларны авыл җирлеге эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм җирле әһәмияттәге мәсьәләләр белән Яңа Имән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International