Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең исемнәре – безнең йөрәк түрендә. 25 августта Җәлилчеләрнең каһарманнарча һәлак булуына 75 ел тулды. Туган иленең азатлыгы өчен батырларча көрәшкән Җәлилчеләрнең исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан Рангазар авыл китапханәсендә "Җәлилчеләр батырлыгы" дигән батырлык дәресе үткәрелде. Шул ук исемдә китап күргәзмәсе дә ясап куелды. Чарада катнашкан төрле яшьтәге балалар батырлык, туган илгә тугрылык турында фикер алыштылар, М.Җәлилнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.