Республикабызда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе дәвам итә. Бу чарага мәдәният бүлеге профсоюз оешмасы да кушылды. Беренче сыйныфка баручы балалар өчен 27 августта район мәдәният йорында канцтоварлар, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем сәнгате өчен җыелмалар тутырылган букчалар бүләк ителде. Балаларга изге теләкләрне мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлназ Латыйпова җиткерде. Истәлек бүләкләре тапшырды. Профсоюз рәисе Гөлнур Мадьярова да укучыларны яңа уку елына аяк басулары белән тәбрикләп, матур теләкләрен юллады. Район мәдәният йорты методисты Сәмәрә Хайруллина очрашуны уеннар, табышмаклар белән мавыктыргыч итеп алып барды. Балаларның яраткан урман хайваннары Аю (Алсу Нариманова) белән Куян( Илмира Нигъматуллина) да килде. Беренче сыйныфтагылар да үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр: ромашкадан үз исемнәрен таптылар, санадылар, уеннарда актив катнаштылар. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүчеләр тормышында бу истә кала торган вакыйга булды.