Сарманда мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе узды

2019 елның 27 августы, сишәмбе

Бүген район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең традицион август конференциясе булып узды.

Конференция эшендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге башлыгы Илгиз Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев катнашты.

Конференцияне Фәрит Хөснуллин сәламләү сүзе белән ачты. 2018-2019 уку елы йомгаклары һәм киләсе уку елына бурычлар турында төп доклад белән мәгариф бүлеге начальнигы Әлфәт Сабиров чыгыш ясады. Аннары педагогик җәмәгатьчелек вәкилләренең чыгышлары булды.

Барлык чыгышлардан соң педагогик хезмәткәрләрне һәм ветераннарны Мәгариф министрлыгы, район Советы, мәгариф бүлеге дипломнары белән бүләкләү тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International