Җәй уза. Тиздән барлык укучылар өчен дә яңа уку елы башлана. Беренче тапкыр булачак беренче сыйныф укучылары өчен мәктәп кыңгыравы чыңлаячак. Безнең бистәдә яңа уку елы башланыр алдыннан булачак беренче сыйныф укучылары өчен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»акциясе үткәрү матур традициягә әверелде. Бу юлы «Җәлилнефть " нефть-газ чыгару идарәсе коллективы оештырды, аның хезмәткәрләре «Бердәм Россия»партиясе әгъзалары.
Чарада «Җәлил бистәсе» муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Рафик Әзһәм улы һәм «Җәлилнефть» идарәсенең профком рәисе Филимонов Владимир Николаевич катнашты. Балалар табышмакларга җавап бирделәр, бистә мәктәпләре укучылары башкаруында җырлар тыңладылар. Аннан соң балаларга мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды. Беренче сыйныф укучыларының әнисе күрсәтелгән ярдәм өчен зур рәхмәтен белдерде.
«Җәлил поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Рафик Әгъзәм улы «Җәлилнефть» нефть-газ чыгару идарәсе коллективына «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә актив катнашканнары, мохтаҗларга ярдәм итү теләге өчен Совет Рәхмәт хатын тапшырды. Ныклы сәламәтлек, иминлек һәм барысы да яхшы теләкләр теләде.