Сарманда террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Бүген район Советының зур залында Сарман районында террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды. Утырышны комиссия рәисе-район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Утырыш эшендә авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары һәм Башкарма комитет бүлекләре начальниклары катнашты.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча сүзне район башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабировка  бирделәр - «Татарстан Республикасы көне», 1 сентябрь «Белем көне» "Террорчылык актларын профилактикалау буенча өстәмә чаралар, җәмәгать тәртибен саклауны көчәйтү турында".

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына, муниципаль сайлауларга әзерлек һәм аны уздыру барышында Сарман муниципаль районы территориясендә террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары - полиция начальнигы Рамил Халиков һәм район буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Радик Госманов чыгыш ясадылар.

Өченче көн тәртибе буенча «Сетевая компания» ААҖ Әлмәт электр челтәрләре филиалының Сарман РЭСы начальнигы Расих Ялаев чыгыш ясады. Ул утырышта катнашучыларга терроризмга каршы куркынычсызлык чараларының нәтиҗәлелеге турында мәгълүмат бирде.

Аннары авыл җирлекләрендә терроризмга каршы торуның торышы турында Ләке һәм Яңа Имән авыл җирлекләре башлыклары Лилия Шәрипова һәм Рөстәм Гәрәев таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International