«Безнең ишегалды» проекты

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан «Бердәм Россия» инициативасы белән ишегалларны төзекләндерү буенча «Безнең ишегалды» масштаблы республика проектын формалаштыру башланды. Бөтен республика буенча хезмәт коллективларында һәм яшәү урыны буенча сайлаучылар белән очрашулар бара. Мондый очрашулар Җәлил бистәсендә дә уза. Барлык очрашуларда Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Ф.М, Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гәрәева Г. Р., кандидат Хәлимов р. х. ШӘЙМӘРДАНОВ Р. Р., аның ышанычлы затлары, район һәм бистә җитәкчелеге һәм активы, сайлау штабы катнаша.

Безнең бистәнең беренче очрашуы 5 августта чаңгы базасының хезмәт коллективы белән узды. ШӘЙМӘРДАНОВ Р.Р. сайлау алды программасы белән таныштырды, ә хезмәт коллективы сайлаучыларның наказларын язды.

14 августта Җәлил урамы, 1,3 адресы буенча, Лесная урамы, 21 һәм Лесная урамы, 15, 17 йорт ишегалларында ике очрашу узды. Биредә яшәүчеләр белән ишегалларны төзекләндерү стандартлары турында фикер алыштылар.

19 августта өч очрашу үткәрелде. Беренче очрашу Мәдәният сараенда узган «ДЖКХ (Благоустройство)» һәм Идарәче компания хезмәт коллективлары белән узды. Икенче очрашу Җиңүнең 30 еллыгы урамында 7,9,13 йорт ишегалдында узды. Өченче очрашу-Ленин урамындагы 1,3 йорт ишегалдында. Бистәдә яшәүчеләр үзләренең наказларын кандидат Хәлимовның ышанычлы затларына тапшырдылар.

Бүген 29 августта Әхмәдиев урамындагы 15,17,19 һәм 25,27 йорт ишегалларында очрашулар узачак. Биредә шулай ук биредә яшәүчеләр белән ишегалларны төзекләндерү стандартлары турында фикер алышу планлаштырыла. Очрашулар үткәрү вакыты: 17.00 һәм 17.30. 

Шуны да билгеләп үтәсе килә, битараф булмаган кешеләр әлеге очрашуларда актив катнашалар һәм үз ишегалларын төзекләндерү буенча барлык мәсьәләләр турында фикер алышалар. Барлык идеяләр, тәкъдимнәр, фикерләр ишегалларны яңартканда исәпкә алыначак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International