30 нчы август көнне Чураш мәдәният йорты авыл китапханәсе белән берлектә "Мин яратам сине , Татарстан!" дигән бәйрәм чарасы уздырды. " Йолдызлы сәгать" тә 2 команда катнашты." Сөембикә" һәм " Болгар " командалары Республикабызга кагылган сорауларга җавап биреп көч сынаштылар. Бераз гына өстенлек белән " Сөембикә " командасы җиңү яулады. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды.Бәйрәм чәй өстәле янында дәвам итте.