31 август көнне Карашай-Саклау мәдәният йортында Татарстан Республикасы көненә багышланган "Туган ягым - Татарстан"дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Вокал номерлары, бию композицияләре һәм уеннар кунакларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк иттеләр.