1 сентябрь-Белем көне уку елы башлану бәйрәме

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе
Көзнең беренче көне алты астр һәм хризант, гладиолус һәм георгинның нәзакәтле булуы белән таң калдыра. Кая карама, ак бантлар һәм зиннәтле чәчәк бәйләмнәре, йөзләрдәге елмаюлар һәм күзләрендәге дулкынлану күрерсең. Чөнки бүген чын бәйрәм – Белем көне. Шуңа күрә 1 сентябрь уку елы башлану гына түгел, ә һәр укучы, студент, укытучы тормышында мөһим көн буларак билгеләп үтелә. Карашай-Саклау мәктәбендә Белем көне . Бәйрәм чараларында Сарман муниципаль районы Карашай-Саклау авыл җирлеге башлыгы В.В.Хөсниева, район Советы депутаты Р. Х. Ялаев исеменнән мастеры Юнысов Алмаз Альберт улы һәм Карашай-Саклау мәктәбе мөдире Хәлиуллина Г. И. катнаштылар. Котлау сүзләре яңгырады, рәхмәт сүзләре яңгырады, беренче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International