Бүген районның барлык мәктәпләрендә Белем бәйрәме үтте. Сарман урта мәктәбенә бу тантанага республика Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов һәм район Башлыгы Фәрит Хөснуллин да килде.
Алар балаларны яңа уку елы белән тәбрикләп, сәламәтлек, укуларында уңышлар теләделәр. Укучыларны шулай ук мәктәп директоры Гөлназ Сабирҗанова котлады. Бәйрәмгә килгән кунаклар игътибарына мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары, шулай ук беренче сыйныфка баручы балалар бик матур һәм эчтәлекле концерт номерлары тәкъдим иттеләр.