2 нче сентябрь көнне Иске Әлмәт авылында яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы булып узды. Әлеге чарада муниципаль район башлыгы Ф.М.Хөснуллин, Татарстан Республикасы Суд Департаменты идарәсе җитәкчесе Җ.М.Салихов, Үзәк хастаханәнең баш табибы урынбасары Р.Г.Галиев катнаштылар. Бинаны төзүдә ярдәм иткән, үзләреннән өлеш керткән спонсорларга, райондашларга муниципаль район башлыгының рәхмәт хатлары тапшырылды.