Яңа уку елына старт бирү өчен, «Җәлил гимназиясе» ишекләре яңадан ачылды!

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Бүген, 2 нче сентябрьдә, яңа уку елына старт бирү өчен, «Җәлил гимназиясе» ишекләре яңадан ачылды! Традиция буенча бу көнне безнең мәктәптә Белем көненә багышланган тантаналы линейка үткәрелә. Ял иткән  балалар  кабат мәктәп ишегалдына җыелды. Алар сыйныфташлары, сыйныф җитәкчеләре һәм яраткан укытучылары белән очрашуга шатландылар.

Бәйрәмдә Сарман муниципаль районы "Җәлил поселогы" муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Рафик Әзһәм улы, Сарман муниципаль районы «Җәлил поселогы» муниципаль берәмлеге Советының оештыру мәсьәләләре бүлеге начальнигы Гарифуллина Гөлнара Ирек кызы, Сарман муниципаль районы мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Габидуллин Газинур Әзһәт улы, Сарман муниципаль районы "Җәлил поселогы" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гарифуллин Газинур Әзһәт улы катнаштылар. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында 10 укучы  – канцелярия кирәк-яраклары тутырылган рюкзаклар алды.

Барлык укучыларга һәм укытучыларга яңа уку елы барлык укучылар өчен дә уңышлы һәм белемгә, ачышларга, иҗатка һәм казанышларга бай булсын дип телибез!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International