Бүген, 2 сентябрь көнне, Иске Кәшер урта мәктәбендә Халыкара Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды. Бәйрәмне мәктәп директоры Әхмәтбаева Римма Григорьевна ачты. Ул укучыларны һәм аларның әти-әниләрен бәйрәм сүзе белән сәламләде һәм киләсе уку елында уңышлар теләде.
Беренче сыйныф укучылары шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар, ә унберенче сыйныф укучылары бу көннең соңгы «беренче кыңгырау» икәнен аңлап моңсуланыдылар! Алар яңа укучыларга үгет-нәсихәтләрен укыдылар.
Яңа уку елы башлану турында мәктәп кыңгыравы чыңлавы хәбәр итте.