31 нче августа Сарман районы Петровский Завод авылы мәдәният йортында “Бәрмәнчек” керәшен фольклор ансамбле концерты узды.
“Бәрмәнчек” Дәүләт фольклор ансамбле концерт номерлары бер-берсенә бәйләнеп, күп тавышлы җырлар, дәртле биюләр белән алышынып барды. Репертуарларына керәшен, татар, рус җырлары, биюләре кертелгән. Ансамбль профессионал артистлар белән тупланган. “Бәрмәнчек” Дәүләт фольклор ансамбле Бөтенроссия “Интерфолк” конкурсында һәм халык-ара “Алтын мәйдан” конкурсларында лауреат исеменә лаек булган, халык-ара “Дунай фест” (Босния - Герцеговена) һәм “Боекчекмедже” (Турция) конкурсларында дипломант дәрәҗәсен алган коллектив. Концерт күңелле, бер сулышта узды.