2019 нчы елның 3 нче сентябрендә Җәлилдә оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләре катнашында атналык киңәшмә узды.
Сарман муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауга әзерлек мәсьәләсе буенча чыгыш ясады.
Аннан соң Җәлил поселогының башлыгы Кәримов Рафик Әгъзам улы «Безнең ишегалды» проекты кысаларында җәлиллеләр арасында массакүләм анкетирование үткәрү турында мәгълүмат бирде.