"Икенче яшьлек" квест-уены

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе
Бүген Үзәк ял паркында китапханәчеләр өлкәннәр өчен квест уены үткәрделәр. “Җитезләр” һәм “Булдырабыз” исемле ике команда “Сарман районы”, “Татарстан”, “Театр”, “Спорт” станцияларындагы логик һәм спорт биремнәрен үтәп, финишка килеп җиттеләр. Өлкәннәр сынатмады, үзләренең спорт белән дус булуларын тагын бер кат исбатладылар. Ярышта дуслык җиңде. Һәр уенчы “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Сарман бүлекчәсе тарафыннан әзерләнгән бүләкләр ия булдылар.Уен һәркемгә ошады, өлкәннәр күтәренке кәеф белән таралыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International