Сарман гимназиясенең өлкән сыйныф укучылары белән экстремизм һәм терроризмга каршы профилактик чара утте
Иҗтимагый мохиттә экстремистлык күренешләренә каршы көрәш максатында, 2019 елның 3 сентябрендә «Форпост» үзәге Сарман гимназиясенең өлкән сыйныф укучылары белән берлектә чара үткәрде .Әлеге чараның максаты-экстремаль ситуациядә кирәкле белем һәм күнекмәләрне формалаштыру, укучыларда экстремаль хәлләрдә кирәкле булган шәхси сыйфатларны формалаштыруга ярдәм итү, хәлне тиз анализлый белү, үз теләкләрен һәм гамәлләрен контрольдә тоту, хокукый культураны формалаштыру.