Райондашыбыз Әхмәтҗанов Ләес Барый улына 80 яшь тулды

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Юлтимер авылында яшәүче хөрмәтле ветеранны районда белмәгәннәр сирәктер.

Гомерен, тормышын авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлаган, үзенең кешелекле, ярдәмчел булуы белән ихтирам яулаган олпат шәхес ул. Олуг юбилее белән Ләес Барый улын район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов, “Нөркәй” агрофирмасының “Уңыш” комплексы җитәкчесе Рөстәм Разумбетов, дуслары, туганнары, балалары, оныклары тәбрикләделәр, сихәт гомер теләделәр. Хөрмәтле ветеран җитәкчеләрнең Рәхмәт хатларына һәм истәлекле бүләкләргә ия булды. 

Альбина Сабирова язмасы

http://sarman-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International