Чираттагы бишкөнлек җиңүчеләренә бүләкләр тапшырылды

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов чираттагы бишкөнлек алдынгыларын бүләкләделәр.

Урып-җыю комбайннарында эшләүчеләрнең беренче төркемендә өч урын да – “Сарман” агрофирмасы механизаторларында. Ринат Сәгъдәтов, Рафис Нурмөхәммәтов, Дамир Гайнуллин акчалата бүләкләр алдылар. Икенче төркемдә – барысы да “Нөркәй”леләр. Марат Камаловка, Фәнис Гариповка, Фәнис Гыйздәтуллинга конвертлар тапшырылды. Өченче төркемдә бүләкләнгән “Нөркәй”дән Рөстәм Минһәҗев белән Сәлмән Шакиров беренче-икенче урыннарны бүлештеләр. Өченче урынга лаеклы кеше бу юлы билгеләнмәде. 

Альбина Сабирова язмасы

http://sarman-rt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International