“Иске Казан түгәрәк уены” Республика фестивале

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Казанда «Иске Казан түгәрәк уены» Республика татар фольклоры фестиваль-конкурсы ачылды. Иске Татар бистәсе территориясендә республиканың 22 районыннан 57 фольклор коллективы һәм солистлар үз осталыкларын күрсәтте. Чарада ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнашты.

Бәйрәм кунаклар очрашуы һәм такмак батлы белән башланып китте, шуннан соң фестивальне ачу тантанасы һәм гала-концерт булды. Концерт программасыннан тыш, тантана кунакларына йола фольклоры мәйданчыгы һәм халык традицияләре тәкъдим ителде. Халык иҗаты эшләнмәләре ярминкәсе оештырылды.

22 август көнне Сарман районы Иске Минзәләбаш авыл мәдәният йортыннан Вәлиев Мөнәвир, Хәсәнов Марсель, Юзлибаева Рәмзия составындагы “Әүлия моңнары” тальянчылар инструменталь ансамблен (җитәкчеләре Юзлибаева Р.М., Мөхәммәтҗанова Э. А.) һәм Зур Нөркәй авыл мәдәният йортыннан "Зөбәрҗәт" халык фольклор коллективын (җитәкчесе Кутусова И.И.) "Әвен сугу" күренеше белән тәкъдим итте. Фестивальдә катнашучыларның барысы да лауреат  исеменә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International