Мәктәптә уку елын Халыкара тынычлык көненә багышланган чаралардан башлау матур традициягә әйләнде. 2 сентябрьдә, тантаналы линейкада Тынычлык дәресләренә старт бирелгәч, дәресләр башланып китте . Алар барысы да укучыларда илебезнең тарихы һәм мәдәни традицияләре белән кызыксынуны үстерүгә юнәлдерелгән иде. Чөнки халыклар мәдәниятен белү һәм кабул итү конфликтлардан котылырга ярдәм итә. Без зур һәм тату илдә яшибез, аның төп байлыгы гражданнар, төрле милләт һәм дин кешеләре. Дәүләтебез нәкъ менә шушы күпкырлылыкны үзенчәлекле итә дә инде.