«Казан сөлгесе» халык җыр-бию сәнгатенең IV Халыкара фестиваль-конкурсы

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе
Казанда 2019 елның 28-30 августында «Казан шәһәре көне һәм Татарстан Республикасы көне» бәйрәме кысаларында «Казан сөлгесе»-«Kazan towel» халык җыр – бию сәнгатенең IV Халыкара фестиваль– конкурсы узды. Фестивальне оештыручылар-Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәренең Мәдәният идарәсе. Фестивальне оештыручылар-Казан шәһәренең МБУК «Сәйдәш»мәдәни үзәге. Жюри составына Россия һәм Татарстан Республикасының танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре: профессиональ режиссерлар, композиторлар, хореографлар, вокалистлар, шулай ук тәҗрибәле педагоглар керде. «Казан сɵлгесе» фестиваль-конкурсының исеме кеше күңеленең Ак сафлыгы һәм матурлыгы белән чагылдырыла. Фестивальнең төп максаты-дөнья халыкларының милли җыр-бию сәнгатен саклау һәм үстерү. Бу фестиваль-конкурста безнең районнан Иске Минзәләбаш мәдәният йорты "Сүнмәс ялкын" фольклор коллективы (җит. Мөхәммәтҗанова Э. А., Ишанова Д. Р.) «халык җырлары» номинациясендә һәм гармунчы Мөхәммәтҗанов Илназ (җит. Мөхәммәтҗанова Э.А.) «инструменталь жанр» номинациясендә лаеклы чыгыш ясадылар һәм III премия лауреатлары исемнәрен яуладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International