Балалар китапханәсендә “Без төрле, әмма без бергә”дип исемләнгән түгәрәк өстәл

2019 елның 6 сентябре, җомга
Көзге игелек атнасы кысаларында Сарман үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре толерантлык темасына багышланган “Без төрле, әмма без бергә” дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырылды. Чараны алып баручы балаларга толерант кешенең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген турында ачык һәм аңлаешлы итеп сөйләде. Шулай ук балалар "толерантлык" төшенчәсе белән таныштылар, терминның килеп чыгышын белделәр «Төрле илләрнең сәламләве», «Яхшылык кояшын ясыйбыз», «Яхшы сыйфатларны тап» кебек күнегүләрдә балалар бик теләп катнаштылар.Толерантлык илләре буйлап сәяхәт иткәндә, укучыларга игелеклелек һәм әдәплелек турында табышмаклар әйттеләр. Дуслык кояшы – түгәрәк өстәлнең символы булып торды, аларга балалар толерант нурлар беркеттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International