Район башлыгы сайлауларга беренчеләрдән булып килде

2019 елның 8 сентябре, якшәмбе

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин сайлауларда үз тавышын беренчеләрдән булып бирде.

Сайлауларга туган ягына кайткан якташыбыз - Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов район башлыгы Фәрит Хөснуллин белән Сарман гимназиясе, урта мәктәбе, мәгариф бүлеге, “Шәфкать” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә урнашкан 2532, 2530, 2531 һәм 2529 нчы санлы һәм башка сайлау участокларында булдылар, сайлауларның барышы белән кызыксындылар, халык белән аралаштылар.

Район Башлыгы сайлауларда “Шәфкать” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенда урнашкан 2529 нчы санлы сайлау участогында катнашты. Бер уңайдан саулауларның барышы белән дә кызыксынды.

Җәүдәт Салихов тавышын Сарман урта мәктәбе базасында урнашкан 2530 нчы санлы сайлау участогында бирде. Бу участокта сайлаулар өчен электрон җиһазлар урнаштырылган иде. Җәүдәт Миргаҗәмович та тавышын заманча аппаратлар ярдәмендә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International