Безнең мәктәптә традиция буенча ел саен көзге кросс үткәрелә. Бу уку елы да искәрмә түгел. 7нче сентябрь көнне Җәлил гимназиясенең 5-8 сыйныф укучылары өчен кросс узды. Барыгызга да спорт чарасында актив катнашуыгыз, оештыруыгыз өчен зур рәхмәт.