Кичә Сарман авылында яшәүче Вәлиева Нурсинә Идрис кызы өчен көн аеруча истәлекле булды. Аңа 80 яшь тулды.
Хөрмәтле ветеранны олуг юбилее белән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде. Ул, изге теләкләр белән, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды. Сарман авылы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев та юбилярга матур теләкләрен юллады. Нурсинә апаны балалары, оныклары, туганнары, кода-кодагыйлары да тәбрикләделәр.
- Шушы районда яшәдек, хезмәт куйдык. Бүгенге туган көнем тарихи вакыйга белән бер көнгә туры килде. Хөрмәтегезгә зур рәхмәт. Ил-көннәребез тыныч, киләчәгебез ышанычлы кулларда булсын, - диде Нурсинә апа.
Альбина Сабирова язмасы