Янәшәдә Ветеран яши.
Кешенең иң мөһим сыйфаты – кешелеклелек. Өлкәннәргә ярдәм кулы суз. Алар турында беркайчан да онытма."Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" #добрыйтатарстан #мәрхәмәтлетатарстан" кысаларында, Иске Кәшер урта мәктәбенең10,11 нче сыйныф укучылары нәкъ менә шундый кайгыртучанлыкны күрсәттеләр. Алар хезмәт ветераны Латыйпова Фанзия апага ярдәм иттеләр. Ул бик канәгать калды һәм барысына да рәхмәт белдерде.