Ата-аналар җыелышы

2019 елның 20 сентябре, җомга

    19 нчы сентябрь көнне Сарман урта мәктәбендә Сарман муниципаль районы прокурор ярдәмчесе Сабиров Роберт Адипович, балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге өлкән инспекторы, полиция майоры Алиуллин Фәрит Фоатович, Сарман үзәк шифаханәсе педиатры Саликова Зөлфия Раилевна һәм педагог- психолог Миргасимова Лилия Расиховна катнашында ата-аналар җыелышы узды.

      Мәктәп директоры - Сабирҗанова Гөлназ Тависовна яңа - 2019-2020 нче уку елы алдында торган бурычлар һәм узган  уку елындагы эшчәнлек белән таныштырды. Әти-әниләргә Бердәм дәүләт имтиханнары һәм  дәүләт йомгаклау аттестациясендә булган үзгәрешләр, имтиханнарга әзерлек юнәлешендәге эшчәнлеге хакында  директорның уку-укыту буенча урынбасары Исмагилова Гөлназ Тәлгатовна мәгълумат бирде. Әти-әниләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International