Җиңү көне алдыннан "Җәлил гимназиясе"ндә традицион Җиңү тәрәзәләре акциясе старт алды. Укучылар һәм укытучылар, ветераннарның батырлыгына хөрмәт йөзеннән, бәйрәм кәефе тудырып, сыйныф һәм кабинетларның тәрәзәләрен энтузиазм белән бизиләр. Акция кысаларында балалар һәм педагоглар Бөек Ватан сугышына багышланган рәсемнәр, аппликацияләр, плакатлар һәм язулар ярдәмендә тәрәзәләрне бизиләр. «Җиңү тәрәзәләре " акциясе укучыларның иҗади сәләтләрен үстереп кенә калмый, ә үсеп килүче буынга бөек бәйрәмнең әһәмиятен һәм ата-бабаларның батырлыгын искә төшереп, патриотик тәрбия бирүнең мөһим элементы булып та хезмәт итә.