21 нче сентябрдә районның иң алдынгы мәктәпләренең берсе булган Зур Нөркәй урта мәктәбе үзенең 100 еллык юбилеен бәйрәм итте. Төрле шәһәрләрдән, авыллардан 150 гә якын элеке укучы бәйрәм кунаклары булдылар. Юбилей белән котлап мәктәпкә район, мәгариф бүлеге җитәкчеләре килде. Алар мәктәпкә бүләкләрен тапшырып изге теләкләрен җиткерделәр. Шулай ук алдынгы укытучыларга Татарстан, район мактау кәгазьләрен тапшырдылар. Кичә бүләкләргә, теләкләргә, җырларга һәм истәлекләргә бик бай булды. Кунаклар мәктәп белән таныштылар, истәлек язулары яздылар, укыткан укытучылары, классташлары белән очраштылар. Һәркем бу бәйрәмнән үзенә зур рухи байлык алды.