21 сентябь – халыкара Тынычлык көне. Шушы уңайдан, район мәдәният йортында «Тынычлык – бәхете ул дөньяның» дип исемләнгән музыкаль чара булып узды. Бәйрәм муниципаль район башлыгы урынбасары Гараева Г.Р. чыгышы белән башланып китте. Чыгышлар концерт номерлары белән үрелеп барды.