Бүген утырышлар залында район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барган атналык район Советы киңәшмәсе булды.
«Аерым категория гражданнарны социаль хезмәтләр җыелмасы белән тәэмин итү буенча чараларны оештыру һәм үткәрү турында» гы беренче мәсьәлә буенча «Сарман үзәк район хастаханәсе» ДАССОның баш табибы урынбасары Рамил Галиев һәм Россия Пенсия фонды идарәсенең Сарман районындагы клиентлар хезмәте җитәкчесе урынбасары Айгөл Тимашева чыгыш ясадылар.
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны түләү буенча алып барылган эш турында «Сарман районы идарәче компаниясе» ҖЧҖ директоры Алмаз Мәүләвиев сөйләде.
Өченче «2019-2020 еллар эпидемия сезонында грипп һәм ОРВИ профилактикасы буенча чаралар турында» гы мәсьәлә буенча сүз «Сарман үзәк район хастаханәсе» ДАССОның табиб-эпидемиологы Линера Габделхаковага бирелде.
Аннары киңәшмәдә катнашучыларны Югары Чыршылы авыл җирлеге башлыгы Илсур Камалетдинов авыл җирлеге эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм җирле әһәмияттәге мәсьәләләр белән таныштырды.