"Минем китапханәдә Татар китап нәшриятының иң борынгы китабы" тематик акциясе

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе
Сарман Үзәк китапханәсе "Минем китапханәдә Татар китап нәшриятының иң борынгы китабы" тематик акциясе кысаларында китап укучылар игътибарына "Татар китап нәшриятына – 100 ел" дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итте. Күргәзмәдә китапханәдә сакланган иң борынгы китап - 1952 елда чыккан “Татар совет поэзиясе” китабы. 1952 нче елдан башлап, хәзерге чор китаплары да урын алган күргәзмә янында китап укучылар өчен күзәтүләр үткәрелде. Китапханәче Рәзинә Гарифуллина китап нәшрияты тарихы, китапханә фондында булган борынгы китаплар белән таныштырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International