24 сентябрьдә Казанда «РИТЭК» ҖЧҖ һәм «ЛУКОЙЛ» хәйрия фондының X социаль һәм мәдәни проектлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Конкурсның максаты - «ЛУКОЙЛ» ГАҖ хәйрия эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру, нефть компаниясе үз эшчәнлеген алып бара торган территорияләрнең актуаль социаль проблемаларын хәл итүдә иҗтимагый оешмалар һәм халыкның инициативаларына ярдәм итү. Бүләкләү тантанасында Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Индира Сәхипова җитәкчелегендә район делегациясе катнашты. "Рухият һәм мәдәният" номинациясендә «Яңа башкаруда Иске традицияләр»проекты җиңүче булды. Проектның авторы-Иске Кәшер авыл мәдәният йорты директоры Тәнзилә Акселмәрданова.