Китапханә хәбәрләре

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе
Сарман үзәк китапханәсенә 95 ел тулу уңаеннан "Таныш һәм таныш булмаган китапханә" дип исемләнгән экскурсия үтте. Анда МБББУ “Сарман гимназия”сенең 10Б сыйныф укучылары катнашты. Укучыларны китапханә директоры Роза Гайфуллина сәламләде һәм китапханең тарихы белән таныштырып китте. Роза Юныс кызы укучыларның игътибарлылыкларын тикшерү максатыннан, китапханә тарихы турында сораулар бирде. Ә укучылар сынатмады, җаваплар тиз табылды. Иң җитезләре бүләк тә алды. Аннан укучылар уку залы, китап туплау һәм эшкәртү, методик-библиография, абонемент бүлекләре белән таныштылар.Экскурсия китапханәдә ачылган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, С.Рафыйков, Р. Төхфәтуллин, С. Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Россия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы , Сарман районының мактаулы гражданины, тарихчы, шәҗәрәче, галим, шагыйрь Дамир Гарифуллин музеенда дәвам итте. Дамир абый бу очрашуда үзе дә катнашты һәм музей экспонатларының тарихын сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International