Бүген "Сарман" кинотеатрында "Салым белдерүләрендә күрсәтелгән салымнарны исәпләү һәм түләү тәртибе, Россия Федераль салым хезмәтенең онлайн-сервисларыннан файдалану тәртибе, шул исәптән ЛК ФЛ сервисының эше турында"дигән темага семинар узды.
Семинарда салым түләүчеләр һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре: авыл җирлекләре башлыклары, район мәктәпләре, учреждениеләре һәм оешмалары директорлары катнашты. Семинарны район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлнара Галимова алып барды.
Татарстан Республикасының 11 нче Федераль салым хезмәтенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге башлыгы Татьяна Новикова 2 тема буенча чыгыш ясады: һөнәри керемгә салым һәм шәхси милек салымнары. Беренче тема буенча бу режимны кем куллана ала, теркәлү ничек узарга, ничек түләргә һ.б. турында видеоролик күрсәтелде. Икенче тема буенча-законнарда нинди үзгәрешләр узды, салым түләү сроклары да кемгә һәм нинди ташламалар каралган. Шулай ук ул семинарда катнашучыларның сорауларына җавап бирде.