Бүген «Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Дулкын» бассейны артындагы паркта Йөрәк көненә багышланган чара узды.
Акциядә район оешмалары һәм учреждениеләре вәкилләре, шулай ук мәктәп һәм аграр көллият укучылары һәм студентлары катнашты. Физик активлыкны саклау өчен 700гә якын кеше килде.