Ветеранны олы юбилее белән тәбрикләп, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин аңа Рәсәй Президенты В.В.Путинның Котлау хатын, истәлек бүләге тапшырды, хәерле гомер теләде. Юбилярны шулай ук Әлмәт авыл җирлеге башлыгы Данияр Газизов, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, “Сарман” агрофирмасы белгече Энҗүдә Әхмәтшина, авыл ветераннар советы рәисе Хәмит Рамазанов, якыннары котладылар, ихлас теләкләрен җиткерделәр. Мөхәммәткәшиф абый үзен зурлап килгән һәркемгә рәхмәт белдерде