Бердәм юл хәрәкәте иминлеге көне

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

25 нче сентябрь көнне Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбендә, "Куркынычсызлык атналыгы" оператив-профилактик чарасы кысаларында, балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга һәм балигъ булмаган балаларның юл хәрәкәтендә куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән "Бердәм юл хәрәкәте иминлеге көне" булып узды.

Максат: 1.Урамнар һәм юллар буйлап йөргәндә, мәктәп укучыларының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында күзаллауларын формалаштыру.

2.Балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан, урамда, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү күнекмәләрен тәрбияләү.

3. Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү.

Бурыч: юл кагыйдәләре барлыкка килү тарихы белән таныштыру;

укучыларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен тирәнәйтү;

юл билгеләрен аерырга өйрәтү; җәяүлеләр өчен урам хәрәкәте кагыйдәләрен кабатлау;

көндәлек тормышта алган белемнәрдән мөстәкыйль файдалана белүне үстерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International