Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгы уңаеннан

2019 елның 27 сентябре, җомга
Сарман үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгы уңаеннан “100 еллык китап нәшрияте” исемле әңгәмә уздырдылар. Әңгәмә барышында китапханәчеләр китап нәшриятенең тарихы белән таныштырдылар, китапны яратырга, сакларга һәм укырга өндәделәр. Балаларга төрле елларда басылган китаплар тәкъдим ителде. Алар ул китаплар белән таныштылар, битләрен актардылар, рәсемнәрен карадылар. Әңгәмә аларга бик ошады, хәтта кайберләре өйләренә китаплар алып киттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International