Янурыс авыл җирлегендә яңалыклар

2019 елның 27 сентябре, җомга

2020-2021 елларда Татарстан Республикасы халкына медик-санитар ярдәм күрсәтү чараларын тормышка ашыру кысаларында Янурыс авыл җирлеге территориясендә модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзү планлаштырыла:

1. Каташ-Каран авылында Ленин урамы, 40А
2. Янурыс авылында, Ленин ур., 31В

Шуңа бәйле рәвештә, бүгенге көндә җир кишәрлеген теркәү башкарылган. Электр челтәрләренә, су белән тәэмин итүгә, телефон элемтәсенә технологик тоташтыру буенча эш алып барыла. Шулай ук ФАПка юл съезды да билгеләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International