2019 нчы елның 25 нче сентябрендә Иске Кәшер урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы булып узды. Мәктәп директоры Әхмәтбаева Р.Г. мәктәпнең 2018-2019 уку елы нәтиҗәләре белән таныштырды. Җыелыш барышында мәктәп һәм гаилә арасындагы тыгыз хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. Укытучы һәм ата-аналар бер-берсе белән килешеп эшләгәндә генә мәктәптә укыту-тәрбия эшләре яхшыра, гаиләдә балаларны тәрбияләү процессы тагын да уңышлырак бара.
Җыелышта Ситдикова А.Р. Ул үзенең чыгышында 2019 елның беренче яртыеллыгында булган статистика белән таныштырды, балаларга юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, яктылык кайтаручы элементларны куллану кирәклеге турында сөйләде.
Грипп һәм ОРВИ профилактикасы чараларын үтәү буенча ФАП мөдире Амирова А. И. чыгыш ясады.. Чыгышның төп максаты ата-аналарны мәктәп яшендәге балалар белән гаиләләрдә вирус авыруларын профилактикалау чаралары белән таныштыру, үз балаларының сәламәтлеге өчен шәхси җаваплылык тою һәм вакцинацияләүгә уңай караш тәрбияләү торды. Ахырда ул ата-аналарга балаларын җитди куркыныч астына куймаска, үзләренә һәм гаиләсенә даими рәвештә вакцинация үткәрергә чакырды.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рамазанова Р.З. ата-аналарның игътибарын хокук бозуларны профилактикалауда гаиләнең роленә юнәлтте, әлеге проблема буенча мәктәпнең эшен күрсәтте, профилактик эш алып барылуы, мәктәптә хокук бозулар статистикасы турында җентекләп сөйләде. Яшүсмерләрнең девиант тәртибен формалаштыру, баланың үз-үзен тотышында тайпылышлар нигезендә гаиләдә, мәктәптә, яшүсмерләр мохитендә "аерым" мөнәсәбәтләр булуы билгеләп үтелде. Мәктәптә балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм күзәтүчесезлекне кисәтү Советы үз эшен башкара, индивидуаль профилактик эш алып барыла торган, укучыларны мәктәп эчендәге исәпкә кую тәртибе, шулай ук учеттан төшерү тәртибе әйтелде. Җыелышта катнашучылар билгеләп үткәнчә, профилактиканың иң мөһим моментларының берсе-ата-аналарга заманча яшүсмерләр мохитендә булган проблемалар һәм мөмкин булган куркынычлар турында, ә иң мөһиме, аларны булдырмау чаралары турында хәбәр итү.
Мәктәп администрациясе әти-әниләрнең сорауларына җавап бирде. Беренче очрашу булды һәм уңай тәэсирләр калдырды.
Гомуммәктәп җыелышыннан соң барлык ата-аналар сыйныфларга таралыштылар.