Көз бүләкләре 2019

2019 елның 27 сентябре, җомга
 
26-27 сентябрь көнне мәктәп фойесында иң яраткан чараларның берсе – «Көз бүләкләре»ярминкәсе узды. Бу уңыш һәм муллык бәйрәме иде, биредә яшелчэлэрне , чәчәкләрне, кул эшләнмәләрен,камыр ризыкларын , тәм-томнариң түбән бәяләрдән сатып алырга мөмкин иде.
Ярминкәдә 5-11 нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашты. Балалар үзләрен оста сатучылар ролендә сынап карадылар – торле такмаклар эйтем кунакларны чакырдылар, төрле тәм-томнар белән сәүдә иттеләр.
Һәр сыйныф үз урынын мө
мкин кадәр матуррак һәм узенчэлерэк  итеп бизәргә тырышты. Көзге ярминкә бу бәйрәмнән бик күп уңай, якты, онытылмаслык хис-кичерешләр алып килде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International