Өлкәннәр көне

2019 елның 28 сентябре, шимбә

"Өлкәннәр көне" барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, аларның олы тормыш тәҗрибәсе, игелекләре һәм зирәклекләре өчен тирән хөрмәт белдерү һәм җылы сүзләр әйтү мөмкинлеге бирә.Өлкәннәр көнен юкка гына зирәклек һәм күңел җылысы бәйрәме дип атамыйлар. Моннан тыш, бу бәйрәм яшьләргә кешелек мөнәсәбәтләре, тугрылык, бурыч, җаваплылык һәм үз-үзеңне корбан итү кыйммәтләре турында искәртергә тиеш. Өлкәннәр турында кайгырту безнең йөрәкләрдә мәхәббәт, рәхмәт, шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлек хисләре тәрбияли. Без өлкәннәрне хөрмәт иткән җәмгыятьнең киләчәге барлыгын онытмаска тиеш.Бүген безнең гимназиядә пенсионерлар һәм лаеклы ялга киткән укытучылар һәм техник хезмәткәрләр өчен "Өлкәннәр көне" үткәрелде. 2в сыйныф укучылары ,Хакова А.М. җитәкчелегендә, искиткеч музыкаль,бию номерлары әзерләде,кунакларны шигырьләр белән сөендерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International