1октябрь -Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, гимназиядә 2в сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Алсу Мәҗит кызы белән үзләренең әби-бабаларын чакырып«Алтынга бизәлгән гомер көзе» дип исемләнгән бәйрәм үткәрделәр. Чара балаларның концерт номерлары белән беррәттән Алсу Мәҗит кызының моңлы җырлары белән үрелеп барды. Өлкәннәргә булган ихтирам-хөрмәт балаларыбыз күңеленә дә уелып калсын иде дигән теләктә калабыз...