“Укучының мәдәни нормативы” мәдәни-белем бирү проекты

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

1 октябрьдән “Укучының мәдәни нормативы” мәдәни-белем бирү проекты старт алды. Шул проект    кысаларында  Сарман үзәк балалар китапханәсендә  “Әкияттә кунакта” дип исемләнгән әдәби сәяхәт узды.   Иң элек китапханәче әкиятләрнең ни өчен халык, тылсымлы дип аталуы турында сөйләде. Аннан соң балалар белән бергә “Өч кыз”, “Ак байтал”, "Шалкан", «Колобок», «Три медведя», «Петушок-золотой гребешок» әкиятләрен укыдылар, фикер алыштылар. Сәяхәт “Әкият белгечләре”  дип исемләнгән  викторина белән дәвам итте.Укучылар сынатмады, китапханәченең һәр соравына җавап бирделәр. Әдәби сәяхәт “Шалкан” әкиятен сәхнәләштерү белән төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International