Бүген Җәлил мәдәният сараенда Өлкәннәр көненә багышланган концерт һәм чәй эчү оештырылды.
Өлкән буын вәкилләрен Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе А.Ф. Мөхәммәтгәрәев һәм шәһәр тибындагы Җәлил поселогы башлыгы Р.Ә. Кәримов һәм Җәлил поселогының ветераннар советы рәисе А. Г. Минһаҗева котладылар.
Поселокның иҗат коллективлары: "Заклепки","Родники" һәм "Ак калфак"вокаль ансамбльләре, "Карамель" эстрада бию ансамбле, шулай ук соло башкаручылар чыгыш ясадылар.
Бәйрәм атмосферасы беркемне дә битараф калдырмады. Барысы да проблемалар турында онытып, күңел биреп, бик күп уңай эмоцияләр алдылар.Очрашу ахырында бәйрәм кунаклары оештыручыларга күңелле концерт өчен рәхмәт белдерделәр.